Туристлар сукмагы буйлап барганда тагын бер тукталыш ясап алыйк. Үзенчәлекле ротонда – хәйрияче Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинбүләге. Каюм Насыйри истәлегенә һәм аның туган авылы Кече Шырдан хөрмәтенә куелды. Гранитка Каюм Насыйриның үз гомерен нәрсәләргә багышлавы турында искиткеч мәгънәле сүзләр уеп язылган. “Илаһи ният кылдым гыйлем өйрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен, үзем белгәннәрне белмәгәннәргә белдермәк өчен: ислам динен бакый кылмак өчен, шәригатьне тергезмәккә». Бу сүзләр бөек татар мәгърифәтчесе эшчәнлегенең асылын тәшкил итә.