Сезнең каршыгызда Чәй йорты. Әлбәттә инде, тарихи объект түгел, бу бина туристлар күп килгән очракта ашау, чәй эчү өчен кулай. Биредә ял итәргә, милли ризыкларны авыз итәргә мөмкин һәм традицион рецептлар белән ясалган хуш исле чәй эчә аласыз.
Татарча чәй дигәндә, кызыксыну туа, монда инде Каюм Насыйриның “Иршад әл-Әтбиха” хезмәтендәге материаллар нигезендә чәй ясау буенча осталык дәресендә катнашырга була. Бу хезмәтендә галим традицион кухня рецептларын гына күрсәтеп калмый, татар халкының туклану культурасы турында да җентекләп яза.