Биредә Убыр, Йорт иясе. Су буенда Су анасы килеп утырган да алтын тарагы белән чәчен тарый. Якында гына уңайлы комлык. Биредә дә хәйләкәр төлке белән тиктормас тиен янында ял итеп алырга була.
Сезнең каршыгызда 25 метр киңлектәге плотина. Аның тирәнлеге 3 метр. 2022 елда төзелде. Элек бу урында авыл буасы һәм ул һәр яз саен ташып ага иде. Хәзер инде ул балыклар уйнап торган нык, матур корылма. Плотинаны 17 чишмә даими тулыландырып тора. Бу авыл халкының һәм кунакларның иң яраткан ял итү урыны.