Сезнең алда чишмә. Сигез почмаклы йорт эчендә бик тәмле шифалы су ага – авылыбызның чираттагы чишмәсе. Суы хәтта тешләрне камаштыра. Ә бинасы сәнгать галереясе хезмәтен үти. Биредә Каюм Насыйри хезмәтләре буенча республика конкурсында катнашкан һәм җиңеп чыккан балаларның иҗатлары урнаштырылган.
Шунысын да әйтергә кирәк: бу чишмә бердәнбер чишмә түгел. Күпер салынган инеш моннан ике км өстәрәк башлана һәм аны 17 шундый чишмә тукландыра. Ә күперне чыккач, Юха көтеп тора. Алар белән танышкач, мәйданга менәбез.