Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан кечешырданлыларга куелган һәйкәл. Киләчәктә монда Хәтер паркы булачак һәм яңа мәдәният йорты салыначак. Бу объктларга зур максатлар куела – биредә халыкара масштабтагы чаралар узачак. Каюм Насыйриның туган ягына күрергә, гомерен халыкка багышлаган бөек мәгърифәтчене искә алырга, аның кече ватанын күрергә теләгән кунакларны каршы алырга менә дигән урын булачак.
----
Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Ә хәзер һәр почмагы Каюм Насыйри истәлеген саклый торган авыл буйлап иркенләп йөрегез.