Мәйданда сигез кырлы беседка тора – биредә ул да чишмә йорты стилендә. Утырып уйлар уйлар өчен менә дигән урын. Гаҗәеп җир, биредә көн әйләнәсе кояш. Җил иркәләп кенә тора, ландшафт бирегә җил-давылларны кертми.
Монда безне Җен белән Кирәмәт каршы ала. Табигать бу мәйданга матурлыкны өеп биргән. Мәйдан буйлап барганда Дию белән Бичура сәламләп кала. Бу мифик персонажлар, аларны Каюм Насыйри әкәмәтләр дип атый, алар турында календарьдан укып белә аласыз.