Сезнең каршыгызда 500 еллык агач, ничәмә гасыр кичергән, тарихи вакыйгаларның шаһиты булган, бик күп буын кешеләрен күргән. Төрле буын туган, балачакта бирегә суга килгән, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен яшәп, мәңгелеккә китеп барган. Талның кәүсәсе шактый тузган, гүя галиҗәнап вакыт аны җиңә бара, үз гомерен яшәгән карт мәңгелеккә китеп бара шикелле. Әмма яз килү белән ул яшәрә, ботаклары яшелләнә, кояшка үрмәли. Болай озак яшәвенең сере нәрсәдә дип сорарсыз. Тирә-юньдә һәр тарафтан шифалы су бәреп чыга. Талның тамырлары аша су ага. Агач үзенә кирәк кадәр көч ала. Калган су бер агымга берләшеп, чишмә булып челтерәп агып китә. Безнең талыбыз Россиянең иң карт агачлары реестрына кертелгән. Авылыбызның горурлыгы. Әлбәттә инде, селфи өчен бик матур урын.
Ә хәзер әйләнә-тирәгә карагыз әле: нинди хозурлык, манзара! Бирегә беренче болгарлар килеп төпләнгәндә, монда кара урман булган. Халык табигатьнең иң матур урыннарында урман төпләп - йортлар, башка авылларга бару өчен юллар салган.