Аудиогид
Нче тукталыш 3/14
Авыл тарихы
Старт / Пауза
Авылның үзәге өчпочмак булып формалашкан, анда мәчет бинасы, музей-китапханә, Каюм Насыйри бюсты куелган постамент урнашкан.

  1. Мәчетбинасы. 1901 елда авыл ирләре җыенга җыела һәм икенче мәхәллә мәчетен төзү кирәклеге турында сөйләшә, чөнки мәхәллә 400 дән артык кешене берләштерә. Җыенда Каюм Насыйри да катнаша. Мәчет төзелешенә 1000 сум акча бүлеп бирә. Әмма мәчетнең ачылышын күрә алмый, 1902 елның 20 августында 77 яшендә вафат була. Мәчет исә 1903 елда төзелеп бетә. Каюм Насыйри акчасына салынган мәчетнең язмышы шактый үзенчәлекле. Утызынчы елларда, илдә идеология алмашынуга бәйле манара киселә. Әмма, дини юнәлештә булмаса да, мәгърифәткә хезмәт итүен дәвам итә. Төрле буын балалары элеккеге мәчеттә башлангыч белем ала. 1972 елда бина икенче урынга күчерелә һәм колхоз конторасы, медпункт, китапханә функцияләрен үти. Вакытлар узу белән бу биналар да хезмәтен туктата, бушап калган бина әкрен генә җимерелә башлый. Әмма шырданлылар уянып киттеләр! Болай булырга тиеш түгел ләбаса! Бинаны торгызып кына калмыйча, тарихи урыныннан ерак түгел җиргә күчереп куялар. Һәм менә без тагын гади, әмма гаҗәеп пропорциональ бинага сокланабыз. Ерактан, юлчылар игътибарын җәлеп итеп, алтынга манылган манара күренеп тора – кыйблаңны югалтма! Чынлап та, мәчетнең тарту көче гаҗәеп.
  2. Музей-китапханә. Бу яңа бина элеккеге бер катлы (аннан да алдагы елларда ике катлы) бинаны тулысы белән кабатлый. Билгеләнеше – башлангыч сыйныфлы мәктәп, соңгы елларда - китапханә. Каюм Насыйриның 196 еллыгына бөтен технологияләр сакланып төзелгән бина Кече Шырдан халкына һәм күпсанлы кунакларга тапшырылды. Бу ике бина архитектурасы буенча бик гади, функциональ, әмма аларны татар авылы төзелешенең бертөрле стиле берләштерә. Моны тәрәзә йөзлекләре дә аерымачык күрсәтеп тора. Архитекторлар аларны сакланып калган элеккеге бизәк элементларыбуенча бик җентекләп торгызды.
  3. Шушы өчлекне берләштерүче – ТР халык скульпторы Нәүфәл Аделов иҗатиткән Каюм Насыйри бюсты. Постаменттан тирә-юньдә булган вакыйгаларны күзәтүче булып, безгә тыныч кына карап тора. Менә ул КечеШырданның төп герое. Аның исеме белән Шырдан да дан казанды. Әйе, моннна ике йөз ел элек дин әһеле Габденнасыйр Хөсәенов гаиләсендә булачак мегайолдыз Каюм Насыйри туа. Әмма чын танылу аңа үзе үлгәч кенә насыйп була.

Бу өч объект та бер ансамбльне тәшкил итә, биредә яшәүче декоратив йорт куяннары да кызыксыну уятырга мөмкин. Бигрәк тә балалар беренче булып, куяннар янына йөгерә. Эчке бизәлеше матур булган мәчет тә, шактый эчтәлекле музей-китапханә дә бирегә яңадан килү теләге уята. Бу тукталышта ике күрсәткеч тора: сулга – Каюм коесына, уңга Тал ягына күрсәтә. Тал ягына дигәне, чыннан да, 350 метр ераклыкта Шырданның символы булган 500 еллык талга алып килә. Коега юл озынрак. Ә аның янына барганда, башка объектларга да тап буласың. Ә без легендар тал янына киттек.
© Фонд «Возрождение деревни Малые Ширданы – исторического поселения, родины великого просветителя Каюма Насыри», 2025
Все права защищены. Полное или частичное копирование материалов сайта запрещено без письменного разрешения.
По всем вопросам: 2366258@mail.ru
Все права защищены. Полное или частичное копирование материалов сайта запрещено без письменного разрешения.
© Фонд «Возрождение деревни Малые Ширданы – исторического поселения, родины великого просветителя Каюма Насыри», 2025