Новости

ХУШ, 2025!

Хуш, 2025 - зарыгып көткән һәм мизгел кебек үткән ел! Кем инде елның тизрәк килүен көтә, дисезме?! Ә без менә көттек! Ниндидер зур вакыйга булыр кебек иде – могҗиза! Чөнки татарның таң йолдызы, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгы, бөтен республика шаулап бәйрәм итәчәк юбилей елы. Килде ул, тыныч кына үтеп бара шикелле. Тик авылдашлар күңелендә тыныч түгел – матур хатирәләр, күңелле тәэсирләр калдырып узып бара. Эх, урра кычкырырга бер нәрсә җитми – дөнья тынычлыгы.

Шулай итеп, нинди тәэсиротлар калдырды соң юбилейлы 2025?!

Иң беренче чиратта, аллага шөкер, юллы булдык. ТР Рәисе Р.Н.Миннехановның махсус карары нигезендә Каюм Насыйри урамына искиткеч тигез итеп, бөтен таләпләргә туры килерлек асфальт юл салынды.2024нең сентябрендә башланган эш шушы елның 20 маенда төгәлләнде. Җәе буе рәхәтләндек яңа юлдан йөреп.

Тагын бер зур хезмәт – Кече Шырдан зираты цифрлаштырылды. Хәзер һәр кабернең тамгасы бар һәм авылыбыз зиратында соңгы йортын тапкан бик күп авылдашлырыбызның исеме ( булдыра алганча һәр кабер ташын укып) зиратка керү урынында урнаштырылган стендта урын алды.

Авылыбызда туып үскән, яшәгән, ХМО барышында яу кырында башын салган ике батыр егетебез Төхвәтуллин Руслан белән Султаев Булатның исеме, Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовиклар һәм сугышта һәлак булган авылдашларыбыз исемнәре язылган Хәтер һәйкәлендә урын алды.

Июльдә авыл плотинасы ярына “набержная” ясалу бу искиткеч матур ял комплексына ямь өстенә ямь өстәп куйды. Бу авыл кунакларының яраткан ял урынына әйләнде. Пикникка да киләләр, су коенырга да...

Каюм Насыйриның юбилеен ТР Фәннәр академиясе мәгърифәтчегә багышланган фәнни конференция белән билгеләп узды һәм шушы конференциядә катнашкан барлык галимнәр дә, мәгърифәтченең кендек каны тамган авылны күрергә дип, Кече Шырданга кайтты. Авылны бик яратып киттеләр.

Шулай ук Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең чыгарылыш шәкертләре, Каюм хәзрәт авылын күрергә дип, кунакка кайтты.

Август ае ахырында Авыл көне дә тиешенчә уздырылды, дип саныйбыз.

Каюм Насыйриның юбилее кысаларында Каюм коесы да реконструкцияләнде. Авыл халкының матди көче белән. Бу эштә ут күршеләребез Олы Шырдан халкы да, Олы Ачасыр халкы да читтә калмады, рәхмәт.

Сентябрьдә авылыбызда яңа клубка нигез салынды һәм ул дүрт ай эчендә сафка бастырылды. Хәзер, мәгърур басып, рәсми төстә ачылышын көтеп тора. Районда мондый супер (янгынга каршы) корылмалар белән баетылган мәдәният йорты әлегә беренче.

Монда инде авылда башкарылган зур эшләр турында язылды. Зиратта, плотина буенда уздырылган өмәләр авыл халкының күпчелегенең бердәм булуын, авылга битараф булмавын күрсәтә.

Юбилей елында шушындый матур үзгәрешләр өчен без иң беренче чиратта ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, район хакимияте башлыгы Михаил Павлович Афанасьевка, аның командасына, авыл башлыгы Рәиис Ринат улы Кәримовка, хәзерге башлыгыбыз Ирада Гыйззәтовна Камаловага рәхмәтлебез. Ә рәхмәтебезнең иң олысы, әлбәттә инде, “Каюм Насыйри туган җирне торгызу” фонды директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллинага. Киләсе яңа елда безне тагын да матуррак үзгәрешләр көтсен. Ә без, авылдашлар, тагын да бердәмрәк булып, районның матур авылы, чын татар авылы булып яшик. “Кечкенә дә - төш кенә” дигән гыйбарә безнең турында булсын!

Яңа ел белән, авылдашлар! Һәрберебез сәламәт булыйк, илебездә, күңелебезгә тынычлык урнашсын!